Дәүләт милкеннән нәтиҗәле файдалану һәм дәүләт милкенең сакланышы буенча тикшерүләр үткәрелде

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

2020 елның июлендә «Республика мөлкәт казнасы» ДБУ тарафыннан ТР сәламәтлек саклау министрлыгына, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, ТР Мәдәният министрлыгына, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган дәүләт учреждениеләренә оператив идарә хокукында беркетелгән дәүләт милкеннән нәтиҗәле файдалану һәм сакланышы буенча 11 тикшерү үткәрелде.

Тикшерү барышында түбәндәге кимчелекләр ачыкланды:

1. Чистай шәһәре, Урицкий ур., 45 адресы буенча урнашкан җир кишәрлегенә милек хокукын теркәү юк.

2. Оператив идарә итү хокукы рәсмиләштерелмәгән һәм Болгар шәһәрендә урнашкан бинага Дәүләт милке Реестрына кертелмәгән.

3. Яшел Үзән ш., Пляж ур., 51 адресы буенча урнашкан ике күчемсез милек объектының янгын куркынычсызлыгы нормаларына туры килү-килмәвен тикшерү акты тәкъдим ителде.

4. Хокуксыз хәлдә булган күчемсез милек исәпкә алынмаган.

Нәтиҗәләр буенча дәүләт учреждениеләрен тикшерү актлары төзелде. Хокук бозуларны бетерү буенча оешмаларның хисаплары ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мәгълүматларына бер ай дәвамында җиткереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International