Дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзен тотуга куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын тәртипкә салу буенча комиссия утырышы узды

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

29.07.2020 дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзен тотуга куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча Комиссиянең икенче утырышы булды:

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының граждан җәмгыяте институтларын үстерү һәм иҗтимагый советлар белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре комиссиясе рәисе Валентин Паймухин;

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, «ТР Бәяләүчеләр союзы» Коммерциясез партнерлыгы башкарма директоры Олег Булгаков;

«Татарстан Республикасының икътисадый җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы вице-президенты Роза Шаһиева;

Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе вәкилләре, Коррупциягә каршы мониторинг бүлеге баш киңәшчесе Тимур Хәлимдаров һәм коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге баш киңәшчесе Айрат Хәйруллин катнашты.

Утырышны ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев ачты.

Комиссиядә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

2017-2019 елларга Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең, аларның гаилә әгъзаларының һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүматларны анализлау нәтиҗәләрен карау (материаллар 16 дәүләт граждан хезмәткәренә карата каралды).

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Ф.А. Әһлиуллинның ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәт тәртибе таләпләрен саклау һәм конфликтларны җайга салу буенча комиссиясе тәкъдимнәре буенча карарын тикшермичә карау.

Утырышның 29.07.2020 ел, № 2-20 беркетмәсе кул куелганнан соң, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы рәсми сайтының «Коррупциягә каршы тору» бүлегендә урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International