Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының иң өлкән хезмәт ветераны Зиннәтуллин Наил Зиннәтулла улы туган көне белән котлаулар кабул итә

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Бүген министр урынбасары Рөстәм Шәмеев ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының иң өлкән хезмәт ветераны Зиннәтуллин Наил Зиннәтулла улының туган көнендә булды. Наил Зиннәтулла улы Татарстан Республикасы Дәүләт милке белән идарә итү буенча дәүләт комитетының чишмә башында торучыларның берсе иде.

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин һәм Министрлыкның барлык хезмәткәрләре исеменнән министр урынбасары ветеранны чын күңелдән 86 яшьлеге белән котлады һәм ТАССР төзелүгә 100 ел тулу истәлекле билгесе, шулай ук азык-төлек җыелмалары тапшырды. «Зур канәгатьләнү һәм рәхмәт хисләре белән Татарстан Республикасы үсешенә, шул исәптән Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгын торгызуга һәм үстерүгә керткән зур өлешегезне тану буларак сезгә ТАССРның 100 еллыгы истәлекле билгесен тапшырабыз. Без Сезнең казанышларыгызны хәтерлибез һәм югары бәялибез", - дип билгеләп үтте министр урынбасары һәм ветеранга һәм аның тормыш иптәше Юлия Галеевнага нык сәламәтлек, күңел җылысы, актив озын гомер һәм бәхет теләде.

Очрашу бик җылы, дустанә шартларда гөбәдия белән чәй табыны артында узды. Наил Зиннәтулла улы һәм аның тормыш иптәше кунак белән кызыклы хатирәләре белән уртаклаштылар, озын - 60 елдан артык, бәхетле гаилә тормышы турында сөйләделәр, җитәкчеләрдән алынган открыткалар, алар турында «Ватаным Татарстан» газетасында бастырылган мәкалә һәм аларның искиткеч тормышы белән бәйле башка күп нәрсәләр турында сөйләделәр. Шулай ук алар чын күңелдән Министрлык җитәкчелегенә ветераннар турында кайгыртулары өчен рәхмәт белдерделәр. Министр урынбасары Рөстәм Шәмеев, үз чиратында, ветераннарның бүгенге тормышы белән кызыксынды, Министрлыкның эшчәнлеге һәм казанышлары турында сөйләде һәм җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International