ФССта кисәтү чараларын финанс белән тәэмин итү турында гариза бирү срогы 2020 елның 1 октябренә кадәр озайтылды

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

2020 елның 4 августыннан башлап Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмаларының үз хезмәткәрләренең COVID-19 яңа коронавирус авыруы йогышы киметү буенча (битлекләр, респираторлар, перчаткалар, термометрлар, антисептиклар һ.б. сатып алу) буенча кайбер профилактик чараларга чыгымнарны Россия Федерациясе Социаль иминият фонды акчалары хисабына каплауга өстәмә мөмкинлек барлыкка килә.

 РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының 10.12.2012 ел, № 580н боерыгы белән расланган Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының 2020 елның 23 июнендәге 365н номерлы боерыгы  «Финанс кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында" нигезендә  кисәтү чаралары, чыгымнарны Россия Федерациясе Социаль иминият фонды акчалары хисабына капларга мөмкин булган куркыныч җитештерү факторлары белән эшләүдә мәшгуль хезмәткәрләрнең травматизмы һәм һөнәри авырулары һәм санатор-курорт дәвалавы исемлеге киңәйтелде.

Яңартылган исемлеккә түбәндәге чаралар кертелгән:

- сулыш органнарын саклаучы йөзне саклагыч,бахиллар, чумага каршы костюмнар, бер тапкыр кулланыла торган халатлар сатып алу;

- кулларны эшкәртү өчен тире антисептиклары сатып алу;

- ктранспорт чараларын эшкәртү һәм дезинфекцияләү өчен комплекслы җайланмалар, һава рецикуляторы сатып алу;

- хезмәткәрләрнең тән температурасын контрольдә тоту өчен җайланмалар сатып алу;

- хезмәткәрләрне COVID-19га лаборатор тикшерү уздыру.

2020 елда иминләштерүче яңа коронавирус йогышы (COVID-19) таралуны кисәтү буенча чикләү һәм башка чаралар комплексын гамәлгә ашыру шартларында үзенең теркәлү урыны буенча 2020 елның 1 октябренә кадәр Россия Федерациясе Социаль иминият фондының территориаль органына гариза белән мөрәҗәгать итә ала.

Кисәтү чараларын финанс белән тәэмин итү турында тулырак мәгълүмат төбәк бүлегенең рәсми сайтында  http://fss16.ru/ адрес буенча урнаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International