ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында 4 сентябрь көнне министр Фәнил Әһлиуллин рәислегендә Татарстан Республикасының Чуваш Республикасы белән чикләрен билгеләү буенча эшче төркем утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ, дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, «Росреестр ФКП» ФДБУнең Татарстан Республикасы буенча филиалы, Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Башкарма комитеты вәкилләре катнашты.
Эшче төркем утырышында шулай ук Чувашия Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы, Чуваш Республикасы табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Чуаш Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе, Чуаш Республикасы буенча «Росреестр ФКП» ФДБУ һәм «Земля»ҖЧҖ вәкилләре катнашты.
Эшче төркем утырышы барышында Татарстан Республикасының Чуваш Республикасы белән чиктәш чиге турында фикер алыштылар, аның озынлыгы биш йөз километрдан артык. Чиктә Татарстан Республикасының Апас, Буа, Яшел Үзән, Чүпрәле һәм Кайбыч районнары урнашкан.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы һәм Чуваш Республикасы арасында административ-территориаль чик тасвирламасы буенча бәхәсле моментлар, шулай ук дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ызанлау эшләре материалларына кадастр участокларының характерлы нокталарының төгәллеге билгеләнгән күрсәткечләренең туры килүен тикшерү буенча таләпләре буенча фикер алыштылар.