2018 елдан «Торак фонды белән идарә итү Департаменты» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре 2013-2014 елларда Президент программасы буенча алган фатирларны ятим балалар милкенә теркәү процессында ярдәм күрсәтәләр.
Бу чорда Департаментка оператив идарә хокукларында ятим балалар яши торган 309 торак фатир тапшырылды. Социаль наем шартнамәләренә кул куйган көннән башлап Учреждение хезмәткәрләре әлеге категориядәге гражданнарга консультацияләр күрсәтәләр, торак биналарны милеккә тапшыру өчен документлар рәсмиләштерүдә булышалар, барлык хокукый сораулар буенча хезмәттәшлек итәләр.
Бүгенге көндә гражданнарның теләге буенча 275 фатир шәхси милеккә тапшырылды.