Үзләштерелмәгән җирләрне әйләнешкә кертү вариантлары каралды

2020 елның 18 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин тарафыннан торак пунктлар чикләренә элек кертелгән җир кишәрлекләрен үзләштерү мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрелде.

Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч муниципаль районнары вәкилләре катнашты.

Министрлык тарафыннан элек шәһәр яны муниципаль районнарының торак пунктлары чикләренә кертелгән җир кишәрлекләре буенча анализ үткәрелде. Анализ күрсәткәнчә, бүгенге көндә торак пунктлар чикләренә кертелгән җирләрнең шактый өлешендә инфраструктура юк. Шулай ук күпчелек очракта әлеге җирләр озак вакыт үзләштерелми.

Әлеге территорияләр буенча вәзгыятьне тәртипкә салу максатларында киңәшмәдә үзләштерелмәгән җирләрне әйләнешкә кертү вариантлары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International