ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Фәнил Әһлиуллин рәислегендә видеоконференция режимында урман фонды җирләрендә урнашкан зиратларга җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү сораулары буенча киңәшмә үтте. Мәсьәлә буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе, Татарстан Республикасы муниципаль районнары вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасында 01.10.2020 елга 3 677 зират исәпләнә, шуларның 81 зираты урман фонды җирләрендә урнашкан.
Урман фонды җирләрендә урнашкан зиратлар буенча хәл түбәндәгечә: зиратлар астындагы 29 участок урман фонды җирләре белән чикләшә яисә өлешчә салына; 52 зират тулысынча урман фонды җирләрендә урнашкан.
Урман фонды җирләрендә урнашкан җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү өчен урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан җир категорияләрен Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә күчерү варианты тәкъдим ителде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкиле урман фонды җирләре категориясен күчерү тәртибе буенча чыгыш ясады.