2020 елның 8 октябрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 100 еллыгына багышланган авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узган чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, тармак ветераннары, авыл хезмәтчәннәре һәм авыл хуҗалыгы оешмалары хезмәткәрләре катнашты.
Татарстан Президенты үз чыгышында барысын да һөнәри бәйрәмнәре – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, бүген Татарстан – авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча илнең алдынгы төбәкләренең берсе һәм тулай авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча лидерлар бишлегенә керә.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бүген төп бурыч – авыл кешеләренең тормышы иң заманча стандартларга җавап бирү. Нәкъ менә шуның өчен республикада барлык муниципаль берәмлекләрне комплекслы үстерүгә юнәлдерелгән программалар гамәлгә ашырыла.
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү кысаларында республиканың агросәнәгать комплексы үсешенә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.