2020 елның 9 октябрендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Фәнил Әһлиуллин рәислегендә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында юридик һәм физик затлар милкендә булган "Шәхси торак төзелеше" файдалану рөхсәт ителгән җир кишәрлекләренә салым салу сораулары буенча киңәшмә үтте.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының җир ресурслары идарәсе хезмәткәрләре, Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты вәкилләре һәм Лаеш муниципаль районының Александровка, Олы Кабан, Габишево, Комлы Кавал, Орловка авыл җирлекләре вәкилләре катнаштылар.
Салым кодексы белән 01.01.2020 елдан башлап, "Шәхси торак төзелеше" өчен рөхсәт ителгән җир кишәрлекләренә салым салганда 1,5 % күләмендә салым ставкасы кертелде. Хәзер ставка уртача 0,3 % тан артмый. Арттырылган ставкалар табыш алу максатларында киләчәктә сату өчен җир кишәрлекләре алган затларга һәм оешмаларга кагыла.
Лаеш районы вәкилләре белән узган киңәшмәдә салым хезмәте адресына җир салымының югары ставкасын куллану өчен җир кишәрлекләре исемлеге анализланды.