Дәүләт органының теге яки бу функцияләрен гамәлгә ашырганда коррупция куркынычы (ягъни функция коррупцион-куркыныч) барлыкка килә торган мәгълүмат карау нәтиҗәләре:
коррупцион хокук бозулар турында мәгълүматны үз эченә алган гражданнар мөрәҗәгатьләре, шул исәптән «Кайнар линия», «электрон кабул итү» һ. б. буенча кергән мөрәҗәгатьләр һ.б.;
дәүләт хезмәткәре, дәүләт учреждениесе хезмәткәрен коррупциячел хокук бозулар кылуга тарту максатларында мөрәҗәгать итү фактлары турында яллаучы (эш бирүче) вәкиленең хәбәрнамәләре;
массакүләм мәгълүмат чараларында коррупцион хокук бозулар яки вазыйфаи затларның хезмәт тәртибенә карата таләпләрне үтәмәү фактлары турында хәбәр итү;
хокук саклау органнары, башка дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм аларның вазыйфаи затлары тарафыннан тапшырылган материаллар;
сәяси партияләрнең закон нигезендә теркәлгән һәм сәяси партияләр булмаган башка гомумроссия иҗтимагый берләшмәләренең даими эшләүче органнары тарафыннан тәкъдим ителгән материаллар буенча ачыкланырга мөмкин.
Чыганаклар исемлеге төгәл түгел.