2020 елның 14 октябрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре «Күчемсез милекне кадастр исәбенә алу һәм теркәү: яңа кагыйдәләр һәм Росреестрның киңәшләре» темасына онлайн–трансляция режимында консультация вебинарында катнаштылар. Вебинарның алып баручылары - бу өлкәдә танылган белгечләр: Бутовецкий Алексей Игорь улы – Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары һәм Мазуров Алексей Валерьевич -Төбәкара суд экспертизалары бюросының җир һәм чиктәш хокукы буенча эксперт.
Вебинар барышында Росреестр вәкаләтләренә 2020 елда кертелгән үзгәрешләр һәм исәп-теркәү процедураларын гамәлгә ашыру кагыйдәләре, шулай ук кадастр исәбендә тору яки бирүдән баш тарту, күчемсез милеккә хокукларны теркәү өчен яңа нигезләр кертү һәм төзелешләрнең проект документларына туры килү-килмәүне тикшерүнең яңа процедуралары тикшерелде.