Министр Фәнил Әһлиуллин бюджет турындагы закон проекты буенча парламент тыңлауларында катнашты

2020 елның 16 октябре, җомга

2020 елның 15 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кече залында «2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проекты буенча парламент тыңлаулары узды.

Республика законы буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Депутатлар билгеләп үткәнчә, 2021 ел бюджеты үзенең социаль юнәлешен һәм программа юнәлешен саклап кала. Бюджет акчаларының 90 проценттан артыгы элек расланган дәүләт программаларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелә. Киләсе өч елда бюджетның социаль юнәлеше сакланып кына калмыйча, шактый көчәйтеләчәк.

2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына республика бюджеты буенча парламент тыңлауларында Татарстан Республликасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International