Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында муниципаль хезмәткәрләрнең стажировкасы

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

Бүген, 2020 елның 20 октябрендә, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре карамагында булган муниципаль милек һәм җир ресурслары белән идарә итүне оештыру" программасы буенча муниципаль хезмәткәрләрнең алтынчы стажировкасы узды.

Стажировкада Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наил Бәдретдинов, Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Попкова, Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Алексей Сорин һәм Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Илмир Яббаров катнаштылар.

Стажировка программасына Министрлыкның муниципаль берәмлекләр белән хезмәттәшлеген оештыру мәсьәләләре, шулай ук практик эшчәнлек барышында барлыкка килә торган иң актуаль һәм проблемалы мәсьәләләр кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International