2020 елның 15 октябрендә Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 23.21 статьясына үзгәреш кертү хакында» Федераль законга кул куйды.
Күрсәтелгән закон нигезендә дәүләт җир күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органнарның административ хокук бозулар турында эшләрне карарга вәкаләтле вазыйфаи затлары даирәсе аныклана.
Федераль закон үз көченә кергәннән соң Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 23.21 статьясында күрсәтелгән административ хокук бозулар турындагы эшләрне карау хокукы белән дәүләт җир күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органнарның (авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең әйләнеше турында «2002 елның 24 июлендәге 101-ФЗ номерлы Федераль закон белән җайга салына торган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләренә карата дәүләт җир күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органнан тыш) вазыйфаи затларына бирелә.
Күрсәтелгән үзгәрешләрне кертү административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 23.21 статьясы формулировкасы хокукый норманың формаль билгеләнеше һәм бер мәгънәдә булуы критерийларына җавап бирми дип аңлатыла. Күрсәтелгән статья нигезендә, анда санап үтелгән административ хокук бозулар составлары дәүләт җир күзәтчелеген (авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә дәүләт җир күзәтчелегеннән тыш) гамәлгә ашыручы органнар тарафыннан карап тикшерелде". Бу административ хокук бозуларның аерым составларын карау вәкаләтләре, әгәр алар авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә башкарылган булса, дәүләт җир күзәтчелеге органнарының берсе дә гамәлгә ашырыла алмавына китерде.