2020 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы территориясендә юридик һәм физик затлар милкендә булган индивидуаль торак төзелеше җирләренә салым салу сораулары буенча киңәшмә үтте.
Киңәшмәдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының җир ресурслары идарәсе хезмәткәрләре, Питрәч муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе И.Р. Дәүләтханов һәм Пирәч районының авыл җирлекләре вәкилләре катнаштылар.
Киңәшмәдә катнашучылар өчен салым кодексы тарафыннан 1.01.2020 елдан башлап, эшмәкәрлек эшчәнлегендә кулланыла торган махсус торак төзелеш өчен рөхсәт ителгән җир кишәрлекләренә салым салганда 1,5% күләмендә салым ставкасы кертелүе әйтелде. Хәзер ставка уртача 0.3% тан артмый. Арттырылган ставкалар табыш алу максатларында киләчәктә сату өчен җир кишәрлекләре алган затларга һәм оешмаларга кагыла.
Питрәч муниципаль районы вәкилләре белән узган киңәшмәдә салым хезмәте адресына җир салымының югары ставкасын куллану өчен җир кишәрлекләре исемлеге анализланды.