5 кадастр инженеры таныклыксыз калды

2013 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

       2013 елның 28 февралендә ТР буенча Росреестр идарәсендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең беренче министры җитәкчелегендә кадастр инженерларына куелган таләпләрнең үтәлешен тикшерү максатыннан квалификацион имтихан алу комиссия утырышы булды. Утырышта алар ел дәверендә эшләренә җавапсыз караган кадастр инженерларын таныкларыннан мәхрүм итү сорауларын карадылар.

       Комиссия утырышына 24.07.2007 № 221-ФЗ кадастр эшләрен үткәрүгә һәм мижалау планнарын теркәүгә “Күчемсез милек дәүләт кадастры турындагы” Федераль законның таләпләре буенча тупас кагыйдә бозулар белән бәйле рәвештә 2012 ел дәверендә мижалау планнары буенча кадастр исәбенә куюны кире кагу турындагы 10 нан артык карар кабул ителгән 7 кадастр инженеры чакырылган иде.

       Нәтиҗәдә, комиссия тарафыннан 5 кадастр инженерына карата таныклыкларыннан мәхрүм итәргә дигән карар кабул ителде.  Калган ике кадастр инженеры буенча карар 2013 елның 14 мартына кадәр, мижалау планнары буенча кире кагылган карарларны җентекләп тикшерү кирәклеге белән бәйле рәвештә, кичектерелеп торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International