Бүген, 11.03.2013 көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә агымдагы елның 2 аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.
Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның 2 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 113,1 миллион сум акча керде. Шулай итеп, агымдагы елның февраль аена бюджет йөкләмәсенең 16,8 % ы үтәлде.
Шул исәптән, статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 5,4 миллион сум - план 8,8 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 44,8 миллион сум – план 15,7% ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 6,9 миллион сум – план 13,8 % ка үтәлгән;
җир сатудан – 27,8 миллион сум акча кергән – план 44,8%ка үтәлгән. Дивидендлардан – 7,11 миллион сум – план 6,1%ка үтәлгән.
Башка төр табышлардан, шул исәптән концессия һәм ышаныч идарә итү килешмәләре буенча 21,04 миллион сум акча керде. Күрсәтелгән керемнәр буенча еллык план 2,4 млн. булырга тиеш булган.