Шәһәр төзелеше документларын эшләү турында сораулар каралды

2020 елның 15 ноябре, якшәмбе

13 ноябрьдә 2020 елга ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә торак пунктларның чикләре һәм территориаль зоналар турындагы мәгълүматларны Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына  (ЕГРН) кертү буенча план-графикларны оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә кысаларында Татарстан Республикасының Буа, Кукмара, Лениногорск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарының күрсәтелгән районнарда муниципаль берәмлекләрнең гомуми саны, расланган генераль планнарның һәм җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең саны, шулай ук торак пунктларның һәм территориаль зоналарның Бердәм реестрына кертелгән белешмәләрнең саны турында докладлары тыңланды.

Моннан тыш, инвесторлар белән килешүләр төзү һәм потенциаль инвесторлар белән эш алып бару белән бәйле агымдагы вәзгыять мәсьәләләре каралды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды" ДБУ вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International