Бүген Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренә методик ярдәм күрсәтү кысаларында Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Укыту-методик үзәге конференц-холлында «Дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итү өлкәсендә җир-мөлкәт мөнәсәбәтләрен җайга салуның актуаль мәсьәләләре» темасына vөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә белгечләр өчен укыту семинары узды. Семинарны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ачты.
Министр семинарда катнашучыларга лектор - Алексей Валерьевич Мазуровны тәкъдим итте һәм семинарда катнашучыларга актив һәм нәтиҗәле эш теләде. Алексей Мазуров - җир, шәһәр төзелеше, теркәү, урман һәм су законнары буенча илдә иң квалификацияле белгечләрнең берсе, җир һәм чиктәш законнар буенча норматив актлар проектларын эшләүдә катнаша, Министрлык тарафыннан оештырыла торган семинарларда инде беренче тапкыр гына чыгыш ясамый. Аның чыгышлары тыңлаучыларда һәрвакыт зур кызыксыну уята. Бүгенге лекция Росреестрның яңа статусына һәм вәкаләтләренә, шулай ук Җир һәм чиктәш законнарның башка мөһим үзгәрешләренә багышланган. Моннан тыш, лектор җир-мөлкәт өлкәсендә кабул итүгә планлаштырыла торган закон проектлары турында сөйләде һәм семинарда катнашучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.