Муниципаль берәмлекләр катнашында шәһәр төзелеше документларының торышы турындагы мәсьәлә каралды

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләре турындагы мәгълүматларны Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына кертү буенча план-графикларның үтәлешен оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Видеоконференция режимында Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашты. Киңәшмә барышында «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУнең территориаль планлаштыру бүлеге башлыгы Владимир Кандалинцев җирлекләрнең генпланнары проектларын эшләү буенча методик рекомендацияләр турында сөйләде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Фонд республиканың шәһәр төзелеше документларын эшләү эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан тәкъдимнәр әзерләде. Әлеге документ җирлекләрнең Генплан проектлары составына һәм эчтәлегенә карата таләпләр турында тәфсилләп аңлата.

Киңәшмә барышында шулай ук Тукай, Спас, Түбән Кама, Әгерҗе, Чүпрәле районнары вәкилләре шәһәр төзелеше документларының торышы турында хисап тотты. Таһир Хөснетдинов генераль планнарны һәм җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен эшләү буенча эшләрне тапшыру срокларын бозуга игътибар итте. Районнарга эшләүчеләр тарафыннан килешү срокларын үтәмәү сәбәпләрен ачыкларга киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International