Фәнил Әһлиуллин хуҗалык җәмгыятьләре һәм ширкәтләре белән идарә итү һәм контрольдә тоту органнарында дәүләт вәкилләре белән эшләү буенча ведомствоара комиссия утырышын үткәрде

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин видеоконференцэлемтә режимында (Zoom платформасында) хуҗалык җәмгыятьләре һәм ширкәтләре белән идарә итү һәм контрольдә тоту органнарындагы дәүләт вәкилләре белән эшләү буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышын уздырды.

Утырышта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе, «Связьинвестнефтехим» АҖ, «Ак Барс «Холдинг компаниясе» АҖ вәкилләре катнашты.

Комиссия эше кысаларында дәүләт вәкилләренең 2020 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2021 елга бурычлар билгеләнде.

Утырышта шулай ук акцияләре Татарстан Республикасы милкендә булган һәм аларга карата махсус хокук («алтын акция») гамәлдә булган акционерлык җәмгыятьләрен контрольдә тоту һәм идарә итү органнарына билгеләү өчен бәйсез директорлар һәм дәүләт вәкилләре кандидатуралары каралды һәм расланды. Барлыгы 136 дәүләт вәкиле һәм 75 акционерлык җәмгыятенә 17 бәйсез директор тәкъдим итү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International