ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов үткәргән киңәшмәдә Зәй, Азнакай, Аксубай һәм Әлки районнары башкарма комитеты вәкилләре шәһәр төзелеше документларының торышы турында хәбәр иттеләр. «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ проектларын әзерләү бүлеге башлыгы Әскәр Галиев сүзләренә караганда, Зәй һәм Азнакай районнарында территориаль зоналар чикләрен Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кую ситуациясе яхшы. Ә Аксубай һәм Әлки районнарында потенциаль инвесторлар эзләү буенча эш дәвам итә.
Киңәшмә барышында «Росреестрның Федераль кадастр палатасы» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы пространство мәгълүматлары инфраструктурасы бүлеге башлыгы Дмитрий Малинин видеоэлемтә режимында катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Төп сораулар җирле үзидарә органнарының кадастр исәбенә алу органнары белән хезмәттәшлеге, мөрәҗәгатьләрне карау сроклары һәм тәртибе, җибәрелә торган документларны формалаштыруның техник үзенчәлекләре турында булды. Аның сүзләренә караганда, бердәм дәүләт реестрына территориаль зоналар һәм торак пунктлар чикләре турындагы мәгълүматларны тикшерү һәм кертү 15 эш көне дәвамында башкарыла. Мәгълүматлар кертелгәнме-юкмы икәнлеген сылтама буенча тикшерергә мөмкин https://kadastr.tatarstan.ru/svedeniya_o_granicah.html.
Кертү тәртибе ТР муниципаль берәмлекләренең территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелеше зоналаштыру документларын эшләгәндә (корректировкалау) һәм раслаганда ТР җирле үзидарә органнарының пространство мәгълүматлары фонды тарафыннан эшләнгән гамәлләр тәртибе турындагы методик рекомендацияләрдә җентекләп тасвирланган.
Киңәшмәдә «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ, «Росреестрның Федераль кадастр палатасы» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнары вәкилләре катнашты.