ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм «Мунгис» ҖЧҖ хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрлыгында Фәнил Әһлиуллин рәислегендә видеоконференцэлемтә режимында «Монгис» ҖЧҖ генераль директоры Алексей Калгин белән «концессион килешү нигезендә күчемсез милек объектларын салым әйләнешенә җәлеп итү эшен үткәрү» темасына очрашу үткәрелде.

Компаниягә 2015 елда нигез салынган.

«Мунгис» ҖЧҖ белгечләре тарафыннан күчемсез милек объектларын Россия Федерациясенең төрле муниципаль берәмлекләре территориясендә салым салу өчен милек реестрына кертү буенча 250дән артык проект башкарылды.

Компания хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән эшләр кысаларында түбәндәге хокук бозулар ачыклана: объектларның һәм Росреестр белешмәләренең факттагы характеристикаларына туры килмәве, җирләрне үз белдеге белән басып алу, җирләрдән тиешенчә файдаланмау, теркәлгән хокуксыз күчемсез милек объектлары һ. б.

Очрашу барышында яклар киләчәк хезмәттәшлек, берничә үзара файдалы уртак проектларны, шул исәптән инвестицион проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International