2020 елның 31 декабренә булган мәгълүматлар буенча, дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 1200,69 миллион сум салым булмаган табыш керде. Татарстан Республикасы бюджеты каршындагы бюджет йөкләмәсе 179,41% ка үтәлде.
Шул исәптән, статьялар буенча, Татарстан Республикасы бюджетына 2020 елның 31 декабренә керде:
мөлкәтне арендалаудан-151,87 млн сум – план 163,1% ка үтәлгән;
җир арендалаудан -75,10 млн сум – план 112,8% ка үтәлгән;
сервитуттан-2,44 млн. сум – план 108,4% ка үтәлгән;
мөлкәт сатудан-98,10 млн сум – план 108,0% ка үтәлгән;
ышанычлы идарәдән-57,75 млн сум– план 74,5% ка үтәлгән;
дәүләт унитар предприятиеләренең чиста табышының бер өлеше-32,75 млн. сум - план 100,0% ка үтәлгән;
дивидендлар-298,2 млн сум - план 100,0% ка үтәлгән;
башка керемнәр-15,55 млн. сум.