Кичә министр Фәнил Әһлиуллин һәм Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Борындык авыл җирлеге гражданнарының җыенында катнаштылар.
Халык белән очрашуларда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, социаль хезмәтләр җитәкчеләре дә катнашты.
Җирлек территориясендә 2020 елда башкарылган эшләр һәм 2021 елга үзара салым акчаларын исәпкә алып, бурычлар турындагы нотык белән авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов чыгыш ясады. Муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру турында җентекләп сөйләде.
Фәнил Әһлиуллин гражданнар һәм хезмәт коллективлары алдында ясаган чыгышында Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерүнең төп юнәлешләре һәм көнүзәк мәсьәләләре, республикада федераль милли проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде, агымдагы елның мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйгаларын билгеләп үтте, әлеге чараларда катнашучыларга алга таба хезмәт казанышлары һәм республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашуларын теләде.