ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2020 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2021 елга эшчәнлек юнәлешләре турында Министрлыкның җыелма-аналитик бүлеге башлыгы Дарья Проценко сөйләде. Иҗтимагый совет әгъзалары тәкъдим ителгән материалларда чагылдырылган проблемалы мәсьәләләрне алга таба бергәләп эшләү өчен билгеләп үттеләр.

Иҗтимагый совет рәисе Рәшит Абашев тарафыннан тәкъдим ителгән 2021 елга эш планы проекты буенча фикер алышуда ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, совет әгъзасы Роза Әхмәдиева, рәис урынбасары Нәҗгать Мәгърифәтуллин, совет әгъзасы Олег Булгаков катнаштылар. Бертавыштан расланган эш планына устав (склад) капиталында дәүләт өлеше булган оешмаларда корпоратив идарә функцияләрен тормышка ашыру, эшмәкәрләргә мөлкәти ярдәм күрсәтү, иҗтимагый контроль функцияләрен тормышка ашыру, коррупция торышы турында җәмәгатьчелек фикерен сораштыру нәтиҗәләре һ. б. актуаль юнәлешләр керде. Совет әгъзалары тарафыннан ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Иҗтимагый совет әгъзасы Роза Әхмәдиева, Казан инновацион университеты вәкиле Сергей Люлькинның ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы алдында торган максат һәм бурычларны исәпкә алып эшчәнлеге сорауларын карау турындагы тәкъдиме каралды.

Министрлыкта коррупциягә каршы эш һәм Иҗтимагый совет белән хезмәттәшлек юнәлешләре турында Евгения Москаленко мәгълүмат бирде. Министрлыкның хокук идарәсе башлыгы Зөлфәт Галәветдинов ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының антимонополиягә каршы комплексы турындагы доклад белән чыгыш ясады.

Утырыш ахырында, эшчәнлек юнәлешләре буенча фикер алышу барышында, Совет рәисе Рәшит Абашев совет әгъзасы Назгать Мәгърифәтуллинның эшмәкәрләргә инфраструктур ярдәм күрсәтү турындагы мәгълүматына игътибар итәргә, шулай ук ведомство карамагындагы предприятиеләрдә иҗтимагый контроль форматы буенча тәкъдимнәр кертергә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International