ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе эш визиты белән Санкт-Петербургта булды. Сәфәрнең максаты – шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең мәгълүмати системасы һәм пространство белешмәләре фонды базасы белән эшләү тәҗрибәсен өйрәнү.
Санкт-Петербургның шәһәр төзелеше һәм архитектура комитетына визит барышында катнашучылар пространство белешмәләре белән идарә итү процессларын автоматлаштыруны тәэмин итә торган мәгълүмат системасын булдыру тәҗрибәсе белән таныштылар. Комитет базасында мәгълүмат системасын эшләү буенча махсус бүлек бар. Бу мәгълүмат системасын булдыруга һәм эшләп бетерүгә чыгымнарны киметергә, шулай ук Комитетның кыска вакыт эчендә булган ихтыяҗларына туры китереп, төгәл үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертергә мөмкинлек бирә.
Очрашуда катнашучылар генераль планнар һәм җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен төзегәндә барлыкка килә торган проблемаларны хәл итү ысуллары турында фикер алыштылар. Аерым алганда, төрле оешмалар тарафыннан эшләнелә торган материалларны бердәмлеккә китерү буенча карарлар. Санкт-Петербург тәҗрибәсе күрсәткәнчә, график өлешне әзерләүгә карата таләпләрне булдыру генераль планнарны һәм җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен унификацияләү бурычын өлешчә хәл итә.
Ленинград өлкәсенең элемтә һәм мәгълүматлаштыру комитетына визит барышында делегациядә катнашучыларга Ленинград өлкәсенең пространство белешмәләре фондының мәгълүмат системасы эшен күрсәттеләр. Гамәлдәге мәгълүмат системасында мәгълүматларны верификацияләү мәсьәләләре, Ленинград өлкәсе башкарма хакимияте органнарының бу системада эшләгәндә үзара хезмәттәшлеге регламенты турында фикер алыштылар.