2021 елның 3 мартында Башкортостан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2020 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында киңәйтелгән коллегия утырышы булды.
Утырыш эшендә шулай ук РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Зариф Байгускаров, Удмуртия Республикасының милек мөнәсәбәтләре министры Анна Боталова, Пермь краеның мөлкәт һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге белән идарә итү буенча министр урынбасары, мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы Светлана Ташкинова, БР буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Петр Клец, республика һәм федераль башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, ведомство учреждениеләре җитәкчеләре, БР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының районнар һәм шәһәрләр буенча милек белән идарә итү комитетлары рәисләре , министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Утырыш барышында катнашучыларга 2020 елда эшчәнлек нәтиҗәләре турында видеоролик күрсәтелде. Министрлыкның һәм территориаль органнарның 2020 елда җир-мөлкәт комплексы белән идарә итү буенча эш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турындагы доклад белән Башкортостан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская чыгыш ясады.
Министр Наталья Полянская билгеләп үткәнчә, 2020 елда катлаулы икътисади вәзгыять икътисадның күп кенә өлкәләренә йогынты ясаган, һәм Министрлык эше, беренче чиратта, зыян күргән тармакларга ярдәм итүгә һәм гражданнарның аеруча авыр категорияләре өчен социаль гарантияләрне тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Сәламләү чыгышында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин безнең республикаларны географик күршелек кенә түгел, ә тирән тарихи, мәдәни, икътисади бергәлек тә бәйли, дип билгеләп үтте ул. «Бүген Татарстан һәм Башкортостан сәнәгать потенциалы буенча Россиянең ун төбәге арасына керә, һәм бу потенциал әле бетмәгән. Елдан-ел безнең икътисадый һәм мәдәни элемтәләребез ныгый бара. 2019 елда республика җитәкчеләре тарафыннан Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында хөкүмәтара килешү имзалану моның ачык чагылышы булды», – дип ассызыклады министр. Үз чыгышында Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасында Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру буенча төп мәсьәләләр турында сөйләде, төрле категорияләрдәге җирләрнең кадастр бәясен үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклашты, территориаль планлаштыру, күчемсез милек объектларын инвентаризацияләү турында хәбәр итте, шулай ук республикалар арасында гомуми чикне төгәлләштерү мәсьәләсенә тукталды. Ахырда министр чакырулары, җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде, барлык катнашучыларга нәтиҗәле эш, Россия Федерациясенең барлык төбәкләренә тынычлык һәм чәчәк атуларын теләде.