Фәнил Әһлиуллин: бүгенге көндә Татарстан һәм Марий Эл чикләренең 44 участогының 2се килешенмәгән булып кала

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Марий Эл Республикасы вәкилләре белән уртак чикне билгеләү мәсьәләсе буенча эшлекле очрашу үткәрде.

Фәнил Әһлиуллин сүзләренчә, бүгенге көндә күрше республикалар чигендәге 44 участокның 2се килештерелмәгән булып кала – бу Волжск шәһәре белән янәшәдәге участок һәм Татарстан Республикасының җир аша кишәрлекләре. Әгәр җир аша кишәрлекләр мәсьәләсен хәл итү Татарстан Республикасы халкы һәм авыл хуҗалыгы оешмаларының әлеге җирләрдән даими рәвештә законлы файдалануларына, шулай ук ике республика картографик материаллары нигезендә әлеге участокларның Татарстан Республикасына территориясенә керенү расларга мөмкин булса, Волжск шәһәре һәм Яшел Үзән урманчылыгы районындагы чикләрне билгеләү мәсьәләсен хәл итү өчен хокук бирүче документлар булмау белән кыенсына.

«ТР пространство белешмәләре фонды» ДБУ геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин бүгенге көндәге хәл турында сөйләде. Картографик һәм кадастр палатасы материаллары нигезендә, Волжск шәһәрендә яшәүчеләрнең участоклары Яшел Үзән урманчылыгы участогын кисүләре күренеп тора. Утырышта катнашучылар әлеге мәсьәләне хәл итү мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International