Бүгенге көндә күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыда Татарстан Республикасы торак пунктларының 30% чикләре турында белешмәләр бар

2021 елның 13 марты, шимбә

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе президиумы утырышында җирлекләрнең территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелеше зоналаштыру документларын әзерләү һәм ТР торак пунктлары чикләре турында белешмәләр күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кертү турында хәбәр итте.

Фәнил Әһлиуллин күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына торак пунктларның чикләрен кертүнең түбән күрсәткечләрен билгеләп үтте: «Бүгенге көндә КМБДРда 3119 торак пунктның 935 чикләре турында мәгълүматлар бар». Аның сүзләренчә, бу территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелешен зоналаштыру документларын әзерләгәндә барлыкка килә торган берничә проблемалы моментка бәйле.

Министр сүзләренчә, чикләр турындагы мәгълүматларны КМБДРна кертү буенча чараларны озакка сузуның төп сәбәпләренең берсе – килешүләрдә һәм шәһәр төзелеше документларын эшләү өчен техник биремнәрдә тиешле материалларны формалаштыру буенча мәҗбүри таләпләрнең булмавы. «Проблемалы ситуацияләрне булдырмау максатыннан җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан, пространство белешмәләре фонды белән берлектә, территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелешен зоналаштыру документларын эшләүне һәм раслауны стандартлаштыручы документлар эшләнде», - дип аңлатты Фәнил Әһлиуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International