«Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 5 мартындагы 8-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы белән социаль-мәдәни һәм коммуналь-көнкүреш объектлары, дәүләт яки муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен арендага бирү рөхсәт ителгән масштаблы инвестицион проектлар туры килергә тиешле критерийларның детальләштерелгән исемлеге билгеләнгән.
Кертелгән үзгәрешләр юридик затларның җир кишәрлекләре бирү турындагы мөрәҗәгатьләрен карауның процедура этапларын төгәлләштерә.
Җир кишәрлекләрен бирү, күрсәтелгән объектларның, инвестицион проектларның билгеләнгән критерийларга туры килү шарты белән, Татарстан Республикасы Президенты күрсәтмәсе нигезендә, сатулар үткәрмичә гамәлгә ашырыла.