01.03.2021 Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының күчемсез милек объектына карата капиталь төзелеш объектларының дәүләт кадастр бәясе нәтиҗәләренә үзгәрешләр керткән 08.02.20021 ел, № 366-р боерыгы теркәлде, аның кадастр бәясе дәүләт кадастр бәясен үткәргәндә кулланылган белешмәләрнең дөреслеге нигезендә Росреестр Идарәсе каршындагы комиссия тарафыннан яңадан карап тикшерелде.
Күрсәтелгән боерык Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми сайтында басылып чыкты pravo.tatarstan.ru 01.03.20021 ел рәсми басылып чыккан көненнән соң 10 көн узгач үз көченә керде.
Әлеге боерык белән «дәүләт кадастр бәяләве нәтиҗәләре» - «Дәүләт кадастр бәяләвенең гамәлдәге нәтиҗәләре» – «ТР капиталь төзелеш объектлары»бүлегендә танышырга мөмкин.