Фәнил Әһлиуллин ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы уздырды

2021 елның 30 марты, сишәмбе

ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министы каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Комиссия утырышында ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет вәкиле, «ТР Бәяләүчеләр союзы» Коммерциясез партнерлыгы башкарма директоры Олег Булгаков катнашты.
Киңәшмә ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин рәислегендә үтте.

Комиссиядә түбәндәге актуаль мәсьәләләр каралды::

2015-2023 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Министрлык Программасының үтәлеше турында
Министрлык ихтыяҗлары өчен товарлар китерүгә, эшләр башкаруга (хезмәтләр күрсәтүгә) заказлар өлкәсендә эшчәнлек турында һәм 2020 елда бюджет законнарын үтәү өлкәсендә контроль турында.
«Дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләр турында»14.11.2002 ел, № 161-ФЗ Федераль закон нигезендә килештерелергә тиешле дәүләт унитар предприятиеләре өчен алыш-бирешләрне анализлау.
Ведомство буйсынуындагы оешмалар җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре тарафыннан мәнфәгатьләр конфликтын булдырмауга һәм җайга салуга, аларны булдырмау һәм/яки җайга салу буенча чаралар кабул итүгә, шул исәптән әлеге таләпләр үтәлмәгән очракта мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу таләпләре кагыла торган затларны җәлеп итүгә кагылышлы хезмәт шартнамәләре һәм оешмалары уставлары таләпләрен үтәүне контрольдә тоту.
Татарстан Республикасында дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан 2020 елда коррупциягә каршы тору чараларын гамәлгә ашыру турында бирелгән белешмәләрне анализлау нәтиҗәләре буенча күзәтүне карау турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International