ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре җиңел атлетика буенча ТР Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасында катнаштылар

2021 елның 15 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында Казан шәһәренең Үзәк стадионында җиңел атлетика буенча спорт ярышлары узды.

Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары һәм Россия Федерациясе дәүләт идарәсе органнарының территориаль структуралары вәкилләре үзләренең спорт осталыкларын, чыдамлылыгын һәм тизлеген күрсәттеләр.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының бер өлешен Әминә Габбасова, Эльвира Бадыкова, Алмаз Мөбарәков һәм Риназ Камалов якладылар. Үз командасына көч биреп торырга хезмәттәшләре дә килгән иде.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты, ТР Суд департаменты идарәсе, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР Икътисад министрлыгы командалары белән бергә 4х100 Эстафетасының икенче йөгерешендә катнашып, беренче урында килделәр, ә гомуми нәтиҗәләр буенча, 28 команда арасында 7 нче урынна яуладылар. Афәрин! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International