ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре «Элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының хокуклары турында Күчемсез милекнең бердәм реестрына мәгълүмат кертү һәм «гараж амнистиясе» кысаларында гаражлар һәм җир кишәрлекләренә хокукны рәсмиләштерү" темасына вебинарда катнаштылар.
Җирле үзидарә органнары вәкилләре, шулай ук министрлык хезмәткәрләре «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 30 декабрендәге 518-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә «ТехноКад-Муниципалитет»интернет-сервисын куллану ярдәмендә элегрәк исәпкә алынган күчемсез милек объектларына хокукларны теркәү буенча яңа вәкаләтләрне гамәлгә ашыру мөмкинлекләре белән таныштылар.
Шулай ук «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 5 апрелендәге 79-ФЗ номерлы Федераль закон («гараж амнистиясе») каралды, ул 2021 елның 1 сентябреннән үз көченә керә. Әлеге закон нигезендә Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы гамәлгә кергәнче төзелгән гаражлар урнашкан дәүләт яки муниципаль милектәге гражданнарга җир кишәрлекләре бирү механизмы һәм гражданнар тарафыннан мондый объектлар астында урнашкан җир кишәрлекләрен сатып алу өчен кирәкле документлар исемлеге билгеләнә.