ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

Бүген министр урынбасары Эдик Дияров катнашында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды.

Утырыш кысаларында Иҗтимагый совет әгъзалары тарафыннан Иҗтимагый совет турында типлаштырылган нигезләмәгә үзгәрешләр проекты каралды. Закон проекты белән Министрлык, Дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы ведомствосы каршындагы Иҗтимагый советны иҗтимагый контрольнең киңәшмә-консультатив органы итеп билгеләргә, типлаштырылган нигезләмәне Министрлык, Дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы ведомствосы каршындагы Иҗтимагый советның тиешле бурычлары һәм мәнфәгатьләр каршылыгына һәм Иҗтимагый совет әгъзаларының коррупцион тәртипләрен булдырмауга кагылышлы нигезләмәләр белән тулыландырырга тәкъдим ителде.

Шулай ук устав (склад) капиталында дәүләт өлеше булган оешмаларда корпоратив идарә итү функцияләрен Министрлык тарафыннан гамәлгә ашыру турында мәгълүмат тыңланды. Карар проектында дәүләт хезмәткәрләре булмаган затларны идарә органнарына чыгару буенча тәкъдимнәр исәпкә алынды.

Иҗтимагый совет әгъзалары коррупциягә каршы ведомство программасының үтәлеше турындагы мәгълүматны игътибарга алдылар һәм, 2021 елның I яртыеллыгында тискәре фактларның булмавын исәпкә алып, Министрлыкның коррупциягә каршы эшчәнлегендәге уңай тенденцияне билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International