Казанда Бердәм мәгълүмати ресурс булдыру буенча киңәшмә узды

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында җир һәм мөлкәт турындагы Бердәм мәгълүмати ресурс (БМР) булдыру өчен кирәкле чараларны координацияләү буенча ведомствоара эш төркеме киңәшмәсе узды. Әлеге чараны Татарстан Республикасы Премьер-министры, Татарстанда БМР булдыру экспериментын үткәрү буенча оператив штаб рәисе Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкләде.

Очрашуда ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов, «ТР Пространство белешмәләре фонды» директоры Руслан Комров, шулай ук төрле министрлык вәкилләре катнашты.

Катнашучылар эксперимент үткәрү тәртибе, БМР һәм башка мәгълүмати системаларның үзара бәйләнеше турында докладлар тыңлады, шулай ук әлеге ресурсны булдырыр өчен документлар (мәгълүмати системалар исемлеге, архитектура проекты, БМР эшләве һәм аны тутыру тәртибенә таләпләр) раслау кирәклегенә төшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International