Ижауда бәхәсле участокларны килештерү буенча беренче эшлекле очрашу узды

2021 елның 9 июле, җомга

Ике республика арасындагы чиктәш чикләрне урнаштыру мәсьәләсен хәл итү максаты белән "ТР Пространство белешмәләре фонды" ДБУ геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин Удмуртия Республикасы вәкилләре белән очрашты. Бу – чикләрдә бәхәсле участокларны килештерү буенча беренче эшлекле очрашу иде.

Удмуртия Республикасы ягыннан очрашуда регионның Милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, Табигать ресурслары һәм әйләнә-тирә мохитне саклау министрлыгы, Росреестр һәм Кадастр палатасы вәкилләре катнашты.  

Татарстан белән Удмуртиянең чиге озынлыгы 800 километр тәшкил итә. Очрашуда катнашучылар әлеге территориянең яртысын гына карарга өлгерде. Биредә 37 бәхәсле участок табылды. Шуларның 16-сы аралашу барышында тулысынча хәл ителде, тагын 11 участок буенча каршылыклы сорауларны чишү юллары билгеләнде (аны өчен өстәмә материаллар җыю кирәк). Калган 10 бәхәсле участок, эш төркеме утырышларында каралып, хәл ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International