Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның 4 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 239 миллион 800 мең сум акча керде. Шулай итеп, агымдагы елның апрель аена бюджет йөкләмәсенең 35,7 % ы үтәлде.
Шул исәптән, статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 16,8 миллион сум - план 27,4 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 114,3 миллион сум – план 40% ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 14,6 миллион сум – план 29,2 % ка үтәлгән;
җир сатудан – 33 миллион сум акча кергән – план 53,3%ка үтәлгән. Дивидендлардан – 7,1 миллион сум – план 6,1%ка үтәлгән.
Дәүләт унитар оешмаларының чиста табыш өлешеннән – 2,2 миллион сум – планның 3% ы үтәлгән.
Башка төр табышлардан, шул исәптән концессия һәм ышаныч идарә итү килешмәләре буенча 51,7 миллион сум акча керде. Күрсәтелгән керемнәр буенча еллык план 2,4 млн. булырга тиеш булган.