Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Фәнил Әһлиуллин рәислегендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, «Татинвестгражданпроект» ДУП, «РКЦ «Земля» АО, «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ, «КонТраст» ҖЧҖ һәм «Максима» ҖЧҖ вәкилләре катнашында торак пунктларның һәм территориаль зоналарның чикләре турындагы Мәгълүматларның бердәм дәүләт реестрын тутыру сораулары буенча киңәшмә үтте.
Киңәшмә барышында генпланнарны һәм җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен эшләү планнарын һәм кагыйдәләрен һәр эшләүче белән җентекләп тикшерү, шулай ук шәһәр төзелеше документларын эшләү мәсьәләләре буенча фикер алышу максатыннан Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ белгечләре белән өстәмә киңәшмә үткәрү кирәклеге турында карар кабул ителде.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча беркетмә расланды.