Ижауда Татарстан белән Удмуртия чигендәге бәхәсле участоклар буенча очрашу узды

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

Ике республика арасындагы чиктәш чикләрне урнаштыру мәсьәләсен хәл итү максаты белән "ТР Пространство белешмәләре фонды" ДБУ геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин кабат Удмуртия Республикасы вәкилләре белән очрашты.

Июль башында узган очрашуда катнашучылар чик территориясенең яртысын гына карап чыгарга өлгергән иде. Бу юлы исә Татарстан белән Удмуртия чигендәге (озынлыгы – 800 километрдан артык) бәхәсле участокларның барысы да тирәнтен каралды.  Бүгенге көндә республикалар арасында барлыгы 22 бәхәсле участок бар, шуларның унысы очрашуда хәл ителеп, килештерелде. Тагын 11 участок буенча ике республиканың да урманчылыклары белән мәгълуматлар туры килмәве ачыкланды, алар буенча өстәмә материал туплау кирәк.

Шулай ук Әгерҗе шәһәре янындагы бәхәсле участок буенча Әгерҗе (Татарстан) һәм Малопургинский (Удмуртия) районнары администрацияләре белән өстәмә очрау узды. Сорауларның бер өлеше урында ук хәл ителгән булса, калган участоклар буенча килештерү эшләре дәвам итә. Киләсе очрашу август ахырында видео форматында узачак, дип билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International