Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР җир һәм мөлкәт мәнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
64 меңнән артык күп балалы гаилә исемлеккә кертелгән, шуларның 40,5 меңе җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән. 2021 елның 1 һәм 2 кварталы өчен күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү үтәлгән.
Казанда 15 мең 817 күп балалы гаилә исемлеккә кертелгән, шулардан 6 мең 485 гаилә җир кишәрлекләре алган.
Чаллыда 8 мең 378 күп балалы гаилә исемлеккә кертелгән, шулардан җир кишәрлекләре белән 3 мең 264 гаилә тәэмин ителгән.
Фәнил Әһлиуллин муниципаль берәмлек башлыкларын тәкъдим ителгән җир кишәрлекләренең коммуналь-инженер инфраструктура белән комплекслы тәэмин ителешенә игътибар итәргә чакырды.