Бүген ТР Фәннәр академиясендә мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә эшләүче белгечләр өчен "Дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итү өлкәсендә җир-мөлкәт мөнәсәбәтләрен җайга салуның актуаль сораулары» темасы буенча белем бирү семинары ачылды. Анда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре. җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитетлары )җитәкчеләре һәм белгечләре катнаша.
Семинарны Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ачты. Сәламләү сүзендә министр җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә гамәлдәге законнар һәм закон чыгару инициативалары каралачак әлеге чараның югары әһәмиятен билгеләде. Семинарда катнашучыларга лектор Алексей Валерьевич Мазуровны тәкъдим итеп, Фәнил Әһлиуллин, катнашучыларның күбесенең элеккеге семинарларда зур кызыксыну белән катнашуларын һәм бу семинарның да файдалы булачагын ассызыклады. Ул семинарда катнашучыларга актив һәм нәтиҗәле эш теләде.
Әлеге семинар Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе тарафыннан оештырылды, аның белән Министрлык белгечләрне укыту мәсьәләләре буенча күптән һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итә.
Семинар ачылышында сәламләү сүзе белән шулай ук ВШДМУ директоры Игорь Привалов чыгыш ясады.