Торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләре турындагы мәгълүматларны Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына кертү буенча эшләрне тәмамлауга комачаулаучы проблемалы сораулар каралды

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

Министрның беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләре турындагы мәгълүматларны Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына кертү буенча эшләрне тәмамлауга комачаулаучы проблемалы сораулар каралды. Татарстан Республикасының Азнакай, Чүпрәле һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары вәкилләре шәһәр төзелеше документларын эшләүнең барышы турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.

Мәсьәләләр буенча фикер алышуда, шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе һәм «Татарстан Республикасы пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International