Бүгенге көндә җир сораулары республикада иң актуаль һәм проблемалары сорауларның берсенә әверелде.
Кичә “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында җир сораулары буенча “Коррупциясез Татарстан” тапшыруы чыгарылышы булды.
Җир мәсьәләләрен тикшерү буенча үткән бу тапшыруда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, ТР буенча кадастр һәм картография, дәүләт теркәве Федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе Артем Костин, коррупциягә каршы көрәш политикасы сораулары буенча ТР Президенты идарәсе мониторинг бүлегенең баш киңәшчесе Юрий Лихачев катнаштылар.
Дәүләттән ничек итеп җир кишәрлеге алып булу, хокукны теркәү вакытында килеп чыгу мөмкин булган каршылыклар, бу өлкәдәге закон бозулар һәм җир кишәрлекләрен үз белдегеңчә алу өчен каралган җаваплылык һәм башка күп төрле сорауларга студия кунаклары туры эфирда җавап бирделәр.
Программада катнашучылар шулай ук шәхси йорт төзелеше өчен җир кишәрлекләре бирү сорауларын җайга салучы гамәлдәге законнар, дәүләт теркәве турында, шулай ук республикада күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү барышы турында да сөйләделәр.