Казанда җир һәм күчемсез милек турындагы Бердәм мәгълүмати ресурс киләчәген сөйләштеләр

2021 елның 24 сентябре, җомга

23 сентябрьдә ТР Хөкүмәт йортында Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашуы узды.

Сөйләшүләр барышында Росреестр башлыгы президентка Бердәм мәгълүмати ресурсның тест контурын тәкъдим итте. Әлеге эксперимент РФ Хөкүмәте карары белән 2021 елда дүрт пилот регионда башкарыла, шул исәптән Татарстанда да.

Рөстәм Миңнеханов куллануга яраклы җирләр турындагы мәгълүмат белән, шулай ук гражданнар һәм бизнес өчен яңа сервислар белән танышты. Татарстан территориясендә әлеге проект өч муниципаль берәмлектә - Әтнә, Яшел Үзән һәм Питрәч районнарында гамәлгә ашырыла.

"Татарстан Республикасы - тиз үсүче регион, халык саны буенча илдә сигезенче, төзелеш күләме буенча дүртенче урында тора. Бердәм мәгълүмати ресурста муниципалитет җирләре турында, аларны куллану мөмкинлекләре хакында бөтен мәгълүмат күрсәтеләчәк. Бу халык өчен дә, инвесторлар өчен дә бик уңайлы. 2022 елга бу платформага республиканың башка шәһәрләре һәм районнары да кушылыр, дип өметләнәбез", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

Проект дәүләт һәм муниципаль берәмлек органнары хакимияте мәгълүмат системаларында булган барлык ресурсларны берләштерү, аларны тәртипкә салу һәм кабатланулардан саклану өчен булдырылды. Аның ярдәмендә җир һәм мөлкәт турында актуаль мәгълүматларны эзләү процессы җиңелрәк узачак, идарәчелек карарлары нәтиҗәләре, белешмәләрнең тулылыгы һәм төгәллеге артыр, яңа уңайлы сервислар эшләнеләчәк, дип көтелә. Экспериментта 10 федераль хакимият органы, "Роскосмос" корпорациясе һәм субъектларның башкарма хакимияте органнары катнаша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International