Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында видеоконференция режимында Татарстан Республикасының Алабуга, Зәй һәм Чирмешән муниципаль районнарында Шәһәр төзелеше документларын эшләү сораулары буенча киңәшмә үтте. Тиешле мәгълүмат белән күрсәтелгән районнар вәкилләре чыгыш ясады.
Моннан тыш, торак пунктларның һәм территориаль зоналарның чикләре турындагы мәгълүматларны Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына кертү буенча эшләрне тәмамлауга комачаулаучы мәсьәләләр буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе һәм «Татарстан Республикасы пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ вәкилләре катнашты.