ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Эшмәкәрлек үсеше өлкәсендә дәүләт политикасын нәтиҗәле тормышка ашыру һәм ТР дәүләт хакимияте органнары  һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларының үзара хезмәттәшлеген көчәйтү максатыннан ТР Президенты Указы белән ТР Президенты каршында Эшмәкәрлек буенча совет булдырылды. Бәяләүчеләрнең Советка юнәлтелгән дәүләт һәм муниципаль милекне бәяләү сыйфатына кагылышлы  мөрәҗәгатьләре кысаларында киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының бәяләү бүлеге хезмәткәрләре, ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле, бәяләүчеләр һәм ТР Бәяләүчеләр союзы җитәкчеләре катнаштылар.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы шартлы гадәттән тыш хәлләр булган очракта хезмәткәрләрне һәм министрлыкка килгән гражданнарны эвакуацияләү буенча өйрәнүләр уздырылды. Өйрәнүләр вакытында бинаның 6 катындагы фойеда шартлы шартлаткычка охшаган предмет салынган пакет табылды һәм бинадан кешеләрне чыгару чаралары күрелде.

Куркынычлык турында хәбәр бирүче сиренадан соң ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре тиз генә бинадан имин урынга чыктылар.

 

2016 елның 27 сентябре көнне ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ТР Финанслар министрлыгы, Республика клиник онкология диспансеры һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы халкына томотерапия хезмәте күрсәтү максатыннан концессия килешмәсе төзү соравы буенча киңәшмә үтте.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча хезмәт Республика клиник онкология диспансеры кабинетларында күрсәтеләчәк. Киңәшмәдә концессиягә тапшырылырга тиешле кабинетларны тәртипкә китерү сораулары каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International