ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2017 ел
дүшәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы “Матди тәэмин итү идарәсе” Дәүләт бюджет учрежденисе сыйфат өчен премия эзләү конкурсының “Эшлекле камиллек” номинациясендә катнашу өчен гариза тапшырды. Конкурста сыйфат өчен 8 премия бирү каралачак. 

“Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ министрлык һәм ведомтволарны транспорт чаралары белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәт күрсәтә.

Конкурста катнашу хезмәткүрсәтү өлкәсендәге эшне яхшыртуга, белгечләрнең һөнәрилек дәрәҗәсен арттыруга һәм Учреждениене алга этәрүгә ярдәм итәчәк.

ТР Апас муниципаль районында “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ вәкилләре Тр Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР МК ветеренария баш идарәсенең оператив идарә хокукында  булган дәүләт милкенең сакланышы һәм аннан файдлануны тикшерү буенча өч тикшерү үткәрделәр. Тикшерү барышында түбәндәге кимчелекләр табылды:

1.   Файдаланылмый торган күчемсез объектлары һәм җир кишәрлекләре:

- Апас  муниципаль  районының Кызыл тау авылындагы гомуми мәйданы 62,5 кв.м. ветдәвалау бинасы;

- Апас ш.т.б. Полевая ур., 3а гомуми мәйданы 156,7 кв.м бина;

- 627 кв.м. мәйданлы җир кишәрлеге;

2. Файдаланылмый торган һәм төзексез хәлдәге автотранспорт чаралары:

- 3  трактор ;

- 1  комбайн ;

- 4  җиңел автомобиль.

3. Апас аграр техникумы студентлары белән торак урыннарга найм килешмәләре юк.

4. 4 җир кишәрелгенә даими файдалану хокукы теркәлмәгән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү актлары төзелде. Учреждениеләр актта күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына 1 ай вакыт дәверендә хәбәр итәргә тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International